Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Хөснуллин белән Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар турында фикер алышты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Яклар республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алышты.
«Бүген Мәскәүдә минем эш көне! Марат Шакирҗанович белән Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алыштык. Якын арада торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту буенча масштаблы федераль программа кабул ителәчәк», - дип язган Миңнеханов телеграм-каналында.
Республика җитәкчесе кешеләргә сыйфатлы коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен челтәрләрне ремонтлау кирәклеген билгеләп үтте. Нәкъ менә шуңа күрә дә, аның сүзләренчә, бу юнәлештәге ремонт эшләре Татарстан өчен алдагы елларга өстенлекле бурыч булып тора.
Хөснуллин, үз чиратында, Татарстанның торак төзелеше, коммуналь инфраструктураны яңарту, төзекләндерү кебек юнәлешләр һәм башка программалар буенча күрсәткечләре югары, дип өстәде.
«Безнең алда масштаблы бурычлар тора. Куелган барлык максатларга ирешү өчен тыгыз хезмәттәшлектә эшләячәкбез», - дип язган Хөснуллин телеграм-каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз