Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Хикмәт» чемпионатында 113 өлкән буын вәкиле катнаша
Республикада уза торган «Хикмәт» компьютер ярышлары чемпионатында иң акыллы һәм кыю татарстанлылар, ягъни 113 өлкән буын вәкиле катнаша. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында язды.
Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы
Ул билгеләп үткәнчә, иң өлкән катнашучы Петр Никитовичка 85 яшь. Көндәшләр компьютер техникасы һәм цифрлы сервислар белән эшләү өлкәсендә ярыша. Номинацияләр арасында – мәгълүмати һәм финанс иминлеге, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм башкалар.
«Татарстанда 2007 елдан бирле 132 меңнән артык пенсионер компьютер белеме нигезләренә өйрәтелде. Конкурста катнашучыларга уңышлар, сәламәтлек һәм озын гомер телим!» - дип өстәде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз