news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Хәзер төп ставка югары, әмма бу узачак, барысы да тотрыкланачак

Хәзерге вакытта төп ставка югары булу сәбәпле Татарстанда ипотека кредитларына ихтыяҗ кимү күзәтелә. Әмма бу вакытлы вазгыять, ул берникадәр вакыттан соң җайланачак һәм икътисад яңадан тотрыкланачак. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Без ипотека кредитлары саны 30 процентка кимүне күзәтәбез. Банк ставкасы югары булу аңлашыла, әмма бу вакытлыча, икътисад тотрыкланачак. Тик әлегә төшү күзәтелә, моңа әзер булырга кирәк», - дип билгеләде ул.

Әлеге проблеманы федераль дәрәҗәдә дә аңлыйлар. Россия Президенты Владимир Путин белдерүе нигезендә, гаилә ипотекасы өчен бюджеттан субсидия бүлеп биреләчәк. Бу Россиядә яшәүче гаиләләр өчен мондый төр кредиттан файдалану мөмкинлеген саклау өчен эшләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100