news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов – хатын-кызларга: Сез – барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итүче көч

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бәйрәм уңаеннан Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында концерт булды.

«Хатын-кызлар – алар һәрбер гаиләнең нигезе; ярату, кайгырту һәм ярдәм чыганагы; теләсә нинди кыенлыкларны һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче зирәклек һәм көч. Сезнең һәрберегез уникаль. Сезнең энергиягез, максатчанлыгыгыз һәм профессиональлегегез безнең Татарстанны уңышлы һәм чәчәк атучы республика итә», – дип мөрәҗәгать итте хатын-кызларга Миңнеханов.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, якынлашып килүче бәйрәм – ул гүзәл затларга соклану һәм хөрмәт сүзләре әйтү өчен тагын бер сәбәп. 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Майда ил Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Бу уңайдан Миңнеханов хатын-кыз ветераннарга рәхмәт белдерде.

«Алгы сызыктагы батырлык, тылдагы фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә илебез дәһшәтле елларны лаеклы кичерде. Хәрби хезмәткәрләрнең әниләренә чын патриотлар, Туган иленә тугры уллар тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең балалар – бүген илебезне яклаучы чын геройлар», - диде Миңнеханов.

Татарстан лидеры хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына мөрәҗәгать итте. Алар ирләре өчен ышанычлы тыл булып тора, нык булып калырга, рух көчен сакларга ярдәм итә.

«Бу яз сезнең барыгызга да бик күп шатлыклы вакыйгалар бүләк итсен», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100