news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә республика киңәшмәсен бер минут тынлык белән башлады

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсен бер минут тынлык белән башлады. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бүген барлык шәһәрләрдә һәм районнарда истәлекле чаралар уза. Питрәч районының Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое, Брест ныгытмасын саклаучы Петр Гавриловның туган җирендә бүген-иртәгә «Әлбәдән-2024» VI бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узачак. Чара үзен иң колачлыларның берсе буларак танытты. Кунаклар һәм тамашачылар күп булачак - 14 меңгә кадәр кеше көтелә. Фестиваль тарихи хәтерне саклауга һәм патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән», - диде ТР Рәисе.

Ул барлык чараларны, югары дәрәҗәдә оештырып, иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, уздырырга кушты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100