news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов хәрбиләргә ярдәм өчен бизнеска ташламалар хакында мәгълүмат бирүне йөкләде

Бизнес вәкилләренә хәйрия эшчәнлеге өчен каралган салым преференцияләре турында хәбәр итәргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда шундый йөкләмә бирде.

Республика җитәкчесенә салым ташламалары турындагы үтенеч белән «Палладиум» аудитор фирмасының өлкән партнеры Алсу Гобәйдуллина мөрәҗәгать итте. Ул эшкуарлар мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә махсус хәрби операция зонасында кирәкле кием-салым, медикаментлар һәм әйберләр сатып алуда актив ярдәм иткәннәрен әйтте.

Татарстан Президенты барлык физик һәм юридик затларга, эшмәкәрләргә, эре компания җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Күп кенә мәсьәләләрне без республика бюджеты хисабына хәл итәбез, әмма компанияләр, эшмәкәрләр ярдәменнән башка бу мәсьәләләрне хәл итеп булмый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Гозерне ул РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка юллады. Депутат мондый законның ноябрь азагында ук кабул ителүен хәбәр итте. Моннан тыш, ул 2022 елның 1 гыйнварыннан эшли.

«1 гыйнвардан барлык түләүләргә, милекне тапшыруга НДС салынмый. Ә моның белән бәйле барлык чыгымнар предприятиенең оештыру чыгымнары буларак карала һәм табышка салымны киметә», - дип өстәде Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Татарстан Президенты эшкуарларга кабул ителгән преференцияләр турында мәгълүмат бирүне оештырырга кушты. «Карарларны эшмәкәрләргә җиткерергә кирәк. Законның ничек эшләвен карыйк. Кайвакыт кайбер законнар кабул ителә, ләкин авыр кулланыла. Шуңа күрә монда законның үтәлеше уңайлы һәм нәтиҗәле булсын өчен салым инспекциясе белән карарбыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, мәгълүмат бирү хәйрия процессына күбрәк эшкуарларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Бу бик мәрхәмәтле эш һәм без моңа ярдәм итәргә тиеш», - дип белдерде республика җитәкчесе.

Шул ук вакытта ул мошенникларның күп булуына игътибар итте, алар ярдәм эгидасы астында физик затларга, юристларга мөрәҗәгать итә. Президент алдау схемаларыннан качу өчен «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный. Ул шулай ук эшмәкәрләргә хәйрия ярдәме күрсәтүне раслый алсын һәм тиешле салым преференцияләрен алсын өчен аңлаешлы регламент эшләргә кушты.

Искәртеп үтәбез, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр РФ Президенты Владимир Путин указы буенча үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100