news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов хәрби операциядә катнашучыларга республика бүләкләре тапшыру видеосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Д.Исламов исемендәге танк батальоны, СССР Герое С.Әхтәмов исемендәге мотоукчы батальоны һәм 430нчы полк хәрбиләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасыннан видео урнаштырган.

«Һәрбер хәрби куелган бурычларны уңышлы үти. Аларга батырлыклары һәм фидакярлекләре өчен рәхмәт! Егетләребез батырлык һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге. Горурланабыз!», – дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Берничә көн элек Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда мобилизацияләнгән татарстанлылар хезмәт итә торган 1232нче мотоукчы полкы һәм «Алга» исемле батальоны хәрбиләрен бүләкләү тантанасыннан видеоязма урнаштырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot