news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов хәрби операция ветераннары арасында ТР Рәисе Кубогы этабы җиңүчеләрен котлады

Миңнеханов хәрби операция ветераннары арасында ТР Рәисе Кубогы этабы җиңүчеләрен котлады
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Махсус хәрби операция ветераннары арасында фиджитал-спорт буенча Татарстан Рәисе Кубогының II этабы җиңүчеләрен төбәк җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов котлады. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язды.

«Республикада махсус хәрби операция ветераннары арасында Рәис кубогы уза. Фиджитал-спорт буенча ярышлар тәмамланды инде! Җиңүче команданы котлыйм!» - дип язган ул МАКС мессенджерындагы каналында.

«Мондый чаралар – аралашу һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен менә дигән мәйданчык», – дип белдерә Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фиджитал-спорт буенча махсус хәрби операция ветераннары арасында ТР Рәисе Кубогы этабында тугыз сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә Казан, республиканың Биектау һәм Зәй районнарыннан килгән Retro Squad командасы җиңүче булды.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогының II этабы Казанда спорт көне вакытында «УРАМ» экстрим-паркында оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot