news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Халыкара күргәзмәләр ассоциациясе башлыгы белән KazanForum хакында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Discover Events компаниясенең идарә рәисе, Төркиянең Халыкара күргәзмә оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте белән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумына әзерлек хакында фикер алышты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар шулай ук тулаем алганда халыкара күргәзмә эшчәнлеген оештыру өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да сөйләште.

Очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина һ.б. катнашты.

  • Юныс Эте тәкъдим иткән компания Төркиядә күргәзмә-ярминкә чараларын оештыруда әйдәп баручыларның берсе. Шул исәптән ул Russia Halal Ехро күргәзмәсендә «Рацин» АҖ белән берлектә тәкъдим ителгән илнең илкүләм павильонын - «Агроидел-2022» күргәзмәсендәге павильонны оештыручы да.
news_right_1
news_right_2
news_bot