news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Вознесение трактының икенче участогында булды һәм яңа юлдан йөреп карады

Миңнеханов Вознесение трактының икенче участогында булды һәм яңа юлдан йөреп карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вознесение трактының икенче чираты төзелеше барышы белән танышты. Ул үзе руль артында Җиңү проспектыннан алып Питрәч районындагы «Идел» М7 юлына кадәр барды, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Вознесение трактының бу участогын 2022 елның мартында төзи башладылар. Хәзерге вакытта эшләр финал стадиясендә. Күрше бистәләрдә яшәүчеләр өчен узып баручы машиналарның тавышын киметү өчен тавыштан саклаучы экраннар урнаштырыла. Тирә-як территория төзекләндерелә.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бу беренче класслы юл булачак. Аның бөтен йөрү өлеше күп полосалы була — һәр якка таба өчәр полоса, дип билгеләп үттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

Юлны карауда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук төзелеш эшләрен башкаручы юл оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнехановка башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр. Газ белән тәэмин итү, элемтә, электр челтәрләре яңадан корылган. Җир өсте кичүләре төзекләндерелгән, Вознесение тракты «Идел» М7 юлына тоташкан урында чишелеш булдырылган.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе якын арада барлык кирәкле эшләтеп җибәрү һәм җайга салу эшләрен башкарырга һәм декабрь уртасыннан да соңга калмыйча хәрәкәтне ачып җибәрергә кушты.

8 чакрым озынлыктагы Вознесение трактының икенче этабын төзү Җиңү проспектыннан алып «Идел» М7 трассасына кадәр бара. Әлеге юлдан йөрү түләүле була. Вознесение трактының беренче этабы – Гвардия урамыннан алып Җиңү проспектына кадәр юлда хәрәкәт 2023 елда ачылды. Бу участокның озынлыгы 4 чакрымга якын.

Октябрь азагында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Вознесение трактының түләүле өлешен 2024 ел азагына кадәр файдалануга тапшырачаклар, дип ышандырды. Соңрак билгеле булганча, юлны федераль акчаларга төзеп бетерергә планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100