Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Воронковка «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды
«Ак Барс» форварды Дмитрий Воронков Пекиндагы XXIV Кышкы Олимпия уеннарында чыгыш нәтиҗәләре буенча республиканың югары дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Бүген «Ак Барс» командасы белән очрашуда хоккейчыга бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Искәртик, орден медале белән Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерү, җәмәгать тәртибен саклаганда, шулай ук гомергә куркыныч янаган шартларда хәрби, гражданлык яисә хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге очрашуда, Миңнехановтан тыш, «Ак Барс» президенты һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Татарстан спорт министры Владимир Леонов, команданың баш тренеры Олег Знарок, клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин, команданың уенчылары һәм тренерлар штабы катнашты.
Элегрәк Татарстан Президенты «Ак Барс» җитәкчелегенә, тренерлар штабына һәм уенчыларына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз