news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ветеринария академиясе коллективын Татарстан алдындагы казаныш өчен бүләкләде

Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган карарда әйтелгәнчә, белгечләр фән үсешенә һәм квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен билгеләп үтелде.

Моннан тыш, хезмәт ветераннары Гөлзада Әхмәрова, Булат Камалов, Татарстан Рәисе Эшләре идарәсе биналарын карап тоту һәм чараларда хезмәт күрсәтү бүлегенең I категорияле белгече Рәмис Сабирҗанов һәм вокалист артист (солист) Зөһрә Хәлимова (Зөһрә Шәрифуллина) бүләкләнде.

Татарстан ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов, «Татарстанның элиталы орлыклары» бөртекле культуралар орлыклары җитештерү ассоциациясе зональ агроном-оештыручысы Рафаил Миңнуллин, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының план-офис бүлеге консультанты Гөлнар Рәхмәтуллина, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары Наил Хәбибуллин, Буа районы ветераннарының (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Мансур Төхфәтуллов, шулай ук «Тимерхан» бизнес-үзәге» ҖЧҖ Министрлар Кабинеты шеф-повары Радик Хәйбуллов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Моннан тыш, берничә татарстанлы мактаулы исемгә лаек булды. Шулай итеп, «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбе тренер-укытучысы, ТР Бильярд спорты федерациясе башкарма директоры Алексей Белов һәм Чаллының «Строитель» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Марат Мадияров Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәрләре дип танылды.

Татарстан Рәисенең Эксперт департаменты җир-милек мөнәсәбәтләрен координацияләү бүлегенең баш киңәшчесе Олег Казаковка «Татарстанның атказанган җир төзүчесе» исеме бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100