Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов ветеранны һәм тыл хезмәтчәннәрен ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дүрт татарстанлыны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медальләр белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалады.
Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Әхмәтшин бар, диелгән документта.
Шулай ук өч тыл хезмәтчәне Фәрхиҗамал Гатауллин, Абдулаҗан Идиатуллов һәм Мәрьям Надершина да медальгә лаек булды.
Алар «Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткәне өчен» билгеләп үтелде.
Рәсми мәгълүматлар буенча, Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армия сафларына 700 мең кеше чакырылган. Республиканың 378 мең кешесе һәлак булган һәм хәбәрсез югалган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз