news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов ветераннарга даими кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтергә кушты

Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү өстенлекле бурычларның берсе булып калырга тиеш. Бу хакта Җиңүнең 81 еллыгына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чараларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Соңгы өч елда республикада ветераннар саны ике тапкырга диярлек кимеде – бүгенге көндә сугышта катнашкан 92 фронтовик һәм 5534 ветеран гына калды.

«Безнең беренчел бурычыбыз - һәр сугыш ветераны тәүлек буе кайгыртучанлык хис итсен һәм тиешле адреслы ярдәмне алсын», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Җиңү көненә һәм Хезмәт батырлыгы елына багышланган барлык чаралар да югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Шулай ук Россия оештыру комитетының мемориалларны карап тотуга, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерүгә һәм яшьләр өчен белем бирү проектларын гамәлгә ашыруга бәйле йөкләмәләре республика контролендә кала.

Миңнеханов сүзләренчә, Яшел Үзәндә - хезмәт батырлыгы шәһәрендә стела урнаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк.

Моннан тыш, Татарстан лидеры геройлар турындагы хәтерне саклау буенча берничә проектны төгәлләргә кирәклегенә басым ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot