Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов ветераннарга «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медален тапшырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 19 ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремленең Туп сараенда узды.
«Бүген Казан Кремлендә булу минем өчен зур мәртәбә. 2025 ел – барыбыз өчен дә үзенчәлекле, без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илебездә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Президенты Владимир Владимирович Путин юбилей медален гамәлгә куйды. Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән солдатлар, армияне кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәре, фашист концлагерьларын, камалыш һәм ачлыкны кичергән, әмма Җиңүгә ышанычын югалтмаган кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә», - диде Рөстәм Миңнеханов, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төп бурыч – яшьләрне ватанпәрвәрлекнең югары үрнәгендә тәрбияләү. Илнең иминлеге һәм уңышлы үсүе шуннан тора. «Ватанны саклаучылар елында без Җиңү мирасының әһәмиятен аеруча нык аңлыйбыз», - дип искәртте Миңнеханов.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Россия Президенты указы нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлев «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнде. Аны 1943 елда фронтка чакыралар, ул 1нче Балтыйк буе фронты составында Шяуляй шәһәрен азат итә, сугышны Көнчыгыш Пруссиядә төгәлли.
Украина һәм Кырымны азат итү сугышларында, Кенигсбергны алуда катнашкан Галимҗан Рәхимҗан улы Мостафин, Ленинград фронтында хезмәт иткән Петр Анисимович Чирвон, 17 яше тулганчы НКВД гаскәрләре сафларына чакырылган Равил Гыйният улы Хәкимов, Саратов һәм Камышиннан Сталинградка пароходта хәрби йөкләр һәм шәхси состав ташу буенча сугышчан биремнәр үтәгән Александр Рубенович Шахназаров, хәрби заводта эшләгән һәм 1944 елда НКВД гаскәрләренә чакырылган Галимҗан Кыям улы Сираҗиев юбилей медале белән бүләкләнде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Генерал-майор, тыл хезмәтчәне Азат Гайнулла улы Юлашев, тыл хезмәтчәннәре Әсхәт Камәртдин улы Галәветдинов, Николай Васильевич Фролов, Рәшидә Садри кызы Тукаева, Азат Гарәфетдин улы Мөхетдинов, Гарәфетдин Шәрәфи улы Исмәгыйлев, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр Вильям Петрович Барабанов, Зинаида Григорьевна Бушуева, Сергей Александрович Карпенко, Альберт Павлович Комяков, Эдуард Эдуардович Соболев, Людмила Александровна Хитрина, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыны Анатолий Тимофеевич Делов та ТР Рәисе кулыннан бүләк алды.
Рөстәм Миңнеханов тантаналы чара ахырында ветераннарга нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз