news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш

Миңнеханов: Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хакимият башлыкларына, хакимият органнары һәм оешма җитәкчеләренә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, дүшәмбе, 23 февральдә, республика бөтен ил белән бергә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәк. «Бу - Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән һәм бүген дә хезмәт итүче, ил сагында торган һәркемне хөрмәтләү көне. Татарстан җире фронтта да, тылда да батырлык күрсәтеп, Ватаныбыз өчен көрәшкән батырлары белән дан тота. Ватанны саклаучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына хөрмәт йөзеннән без 2026 елны республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан иттек», - диде ул.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, кичә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә республика дәрәҗәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барыннан да элек,сугыш һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, бигрәк тә якыннарын югалтканнарга ярдәм күрсәтергә кирәк.

Моннан тыш, Миңнеханов республикада май чабу бәйрәмен уздыруга игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында уза. Республика лидеры аны бәйрәм итү чорында иминлек, җәмәгать тәртибе кагыйдәләрен һәм таләпләре үтәлешен тәэмин итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot