news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Ватан геройларының батырлыклары безне рухландыра

Миңнеханов: Ватан геройларының батырлыклары безне рухландыра
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.

«Ватан Геройлары хезмәт һәм намус юлын сайлый. Аларның батырлыклары һәм бурычка тугрылыгы безне рухландыра, ә аларның батырлык үрнәге көчлерәк булырга өйрәтә. Ватан Геройлары көне белән!» - дип язган ТР Рәисе MAX мессенджерындагы каналында.

Республика җитәкчесе Фатих Кәримнең (1908-1945) «Ант» шигыреннән өзек китергән:

Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәсәлем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнан
Бер адым да артка чигенмәм.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ватан Геройлары көне уңаеннан музыкаль видеокотлау урнаштырган (клипта документаль кадрлар иллюстратив кадрлар белән бергә күрсәтелә).

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

news_right_1
news_right_2
news_bot