news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар иң югары дәрәҗәдә узарга тиеш

Ватан Геройлары көненә багышланган чараларны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган бүгенге киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.

«Бүген, Россия Кораллы Көчләре солдатлары һәм офицерлары, татарстанлылар да алар арасында, көн саен махсус хәрби операция барышында батырлык һәм каһарманлык күрсәткәндә, Ватан Геройлары көне безнең өчен, һичшиксез, тагын да зуррак әһәмияткә ия. Әлеге датага барлык муниципаль берәмлекләрдә дә чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш», – диде республика җитәкчесе.

Ул шәһәр һәм район башлыкларына, шулай ук министрлык, ведомство һәм зур компания җитәкчеләренә бу чараларда шәхсән катнашырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен мөһим булган тагын бер вакыйганы искә төшерде. 9 декабрьдә Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналар залында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга йомгак ясалачак.

«Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга. Зур эш башкарылды һәм мин актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә», – диде ТР Президенты.

Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында «Федераль законның 1-1 маддәсенә үзгәреш кертү хакында»гы 2007 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы РФ Федераль законы белән билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100