news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Үзбәкстанның Чирчик шәһәре хакиме белән кооперация үсеше турында фикер алышты

Миңнеханов Үзбәкстанның Чирчик шәһәре хакиме белән кооперация үсеше турында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәре хакиме Даврон Хидоятов белән очрашу үткәрде. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртик, Үзбәкстанның бу шәһәрендә узган ел шул ук исемдәге индустриаль технопарк ачылды.

Алар Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә, шулай ук алга таба сәнәгать кооперациясен үстерүгә кагылды.

Татарстанда Хидоятов Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисади зоналарында, шулай ук «Химград» технополисында һәм республиканың башка предприятиеләрендә булырга уйлый.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100