Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда Казан федераль университетының беренче чит ил филиалын ачты
Бүген Үзбәкстан Республикасының Джизак шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы ачылды. Бу КФУның беренче чит ил филиалы. Студентлар биредә машина төзелеше, геология, программа инжинирингы, икътисад, мәгълүмат системалары һәм технологияләр, менеджмент, лингвистика, биомедицина өлкәсендә фармация һәм журналистика белгечлекләренә өйрәнәчәк.
Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министрның ягулык-энергетика һәм химия тармакларын үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары - Үзбәкстан энергетика министры Журабек Мирзамахмудов катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачылыш Үзбәкстан җитәкчелеге ярдәме белән узды. Университет өчен ремонт уздырган бүлмәләрне тәкъдим иттеләр, хәзер җиһазлар сатып алу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Белгечләр әзерли торган юнәлешләр исемлеге республика ихтыяҗларыннан чыгып формалаштырылды.
«Бу филиалның нәкъ менә Үзбәкстан Республикасында ачылуы символик мәгънәгә ия. Безне күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек традицияләре бәйли, ул соңгы елларда тотрыклы рәвештә ныгый. Әлеге филиал ярдәмендә яшьләрнең үз иленнән читкә чыкмыйча да, яхшы шартларда һәм әзерлекнең төрле юнәлешләре буенча югары сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булачак», - диде Миңнеханов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Үзбәкстанда Казан (Идел буе) федераль университеты филиалын ачу Татарстан белгечләренең фәнни-мәгариф процессларын һәм эшләнмәләрен тагын да интеграцияләү өчен киң мөмкинлекләр ача. Моннан тыш, КФУның беренче чит ил филиалы студентларны хәзер Казан, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә генә түгел, ә Джизакта да кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Бу тулай торакларда урыннар санын арттыруга һәм университетның гамәлдәге аудитор фондына йөкләнешне киметүгә ярдәм итә. Бүген КФУда 10 мең чит ил студенты укый, аларның 25 проценты –Үзбәкстан студентлары.
Уку процессы 31 октябрьдә башлана. Беренче курска 300 студент, икенче курска 59 студент барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз