Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Үзбәкстан вәкилләре белән яңа уртак проектлар турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының рәсми делегациясе белән очрашу үткәрде. Делегацияне тышкы эшләр министры урынбасары Олимжон Абдуллаев җитәкләде. Сөйләшүләр ТР Хөкүмәте йортында узды.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан җитәкчелегенә ике яклы элемтәләрне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. ТР җитәкчесе Россия белән Үзбәкстан арасында тотрыклы партнерлык һәм дустанә диалог булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда үзара хезмәттәшлек шактый активлашкан: 2023 ел нәтиҗәләре нигезендә товар әйләнеше күләме 376 миллион доллардан артык булган.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында туры авиаэлемтәләр булдырылган, дипломатик һәм сәүдә-икътисади вәкиллекләр, шул исәптән Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллыгы һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге актив эшли. Республика төбәкләре белән динамикалы хезмәттәшлек дәвам итә.
Сөйләшү барышында хезмәттәшлекнең гамәли юнәлешләренә аерым игътибар бирелде. Татарстанның зур предприятиеләре (шул исәптән «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте) Үзбәкстанда проектларын тормышка ашыра — автомобильләр җыю башкарыла һәм автоүзәк эшли. Чирчик һәм Джизакта уртак технопарклар, шулай ук белем бирү һәм медицина инициативалары: КФУ филиалы һәм Джизактагы Симуляцион медицина үзәге уңышлы эшли.
Сәнәгать кооперациясе Бохара һәм Нәваи өлкәләрендә яңа проектлар булдыру хисабына киңәя. Миңнеханов шулай ук мәдәни һәм гуманитар элемтәләрнең әһәмиятен билгеләп үтте: Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан килгән 2700гә якын студент белем ала, милли-мәдәни оешмалар эшли, даими рәвештә чаралар үткәрелә (шул исәптән Ташкентта уздырыла торган Сабантуй бәйрәме).
Олимжон Абдуллаев, үз чиратында, Татарстан ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы үзара ышаныч, нәтиҗәле диалогның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. Олимжон Абдуллаев ассызыклаганча, Казанга сәфәр ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту юлында чираттагы адым булачак.
Яклар сәүдә-икътисади, машина төзелеше, нефть химиясе, шулай ук фән, мәгариф, технологияләр һәм мәдәният өлкәләрендә партнерлыкны алга таба үстерү турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз