news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәмендә булды

Миңнеханов «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәмендә булды
Фото: Җәмил Сәлимгәрәев / «Татар-информ»

Татарстанның Чирмешән районы үзәгендә чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме уза. Чараның кунагы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын Чирмешән районының төп этнослары милли киемнәрен кигән (чуваш, татар, рус, мордва) кызлар каршы алды.

Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев / «Татар-информ»

«Уяв» программасында – «Ташла Чавашла» ачык хореография сәнгате фестиваль-конкурсы, «Уяв Пики» матурлык һәм зирәклек конкурсы, «Юрла Чавашла» җыр фестивале, квас фестивале, халык шагыйре Порфирий Афанасьев исемендәге шигъри сәхнә, халык уеннары һәм мастер-класслары булган балалар интерактив зонасы, сыерчык оялары конкурсы, гастрономия мәйданчыгында чуваш ашлары дегустациясе, һөнәрчеләр ярминкәсе, шулай ук чуваш эстрадасы йолдызларының гала-концерты.

news_right_1
news_right_2
news_bot