news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәмендә әйлән-бәйләнгә кушылды

Миңнеханов «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәмендә әйлән-бәйләнгә кушылды
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, узган елдагы кебек үк, «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәмендә әйлән-бәйләнгә кушылды. Фотолары белән ул МАКС каналынды уртаклашты.

«Бу чуваш халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре байлыгын чагылдырган үзенчәлекле вакыйга. Бәйрәм мәйданчыкларында һөнәрчеләр ярминкәсе һәм милли ашлар тәкъдим ителгән. Йөзләгән кунак «Уяв карти» традицион әйлән-бәйләненә кушылды», - дип язган ТР Рәисе, Татарстанның Әлки һәм Чирмешән районнарында Уяв бәйрәмен тасвирлап.

«Без барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт белән карыйбыз, аларның мәдәни мирасын саклап калу өчен кирәк булганның барысын да эшлибез!"» - дип ышандырды ТР Рәисе.

«Бүгенге көндә Татарстанда 90 меңнән артык чуваш милләте вәкиле яши. Алар үзенең ана телен, милли киемнәрен, бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклый. Гомумән безнең республикада 175 төрле милләт һәм дин вәкилләре тыныч-имин гомер итә. Алар күп гасырлар дәвамында бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, дус-тату яшиләр. Безнең көчебез һәм горурлыгыбыз да шушы бердәмлектә!» – дип өстәгән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot