news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Үсешкә баруыбыз мөһим, әмма милли үзенчәлекләрне саклап калырга тиешбез

Миңнеханов: Үсешкә баруыбыз мөһим, әмма милли үзенчәлекләрне саклап калырга тиешбез
https://tatarstan.ru/

Журналистлар белән очрашу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итү идеясенең ничек барлыкка килүен сөйләде.

«Карарлар минем теләк кенә түгел. Без киңәшләшәбез, фикер алышабыз. Безнең өчен бүген нәрсә мөһим? Бүген безнең үсешкә баруыбыз мөһим, әмма үзебезнең милли үзенчәлекләрне саклап калырга тиешбез», – диде ул.

Ул Саха (Якутия) республикасының 100 еллыгында булуын искә алды. Анда милли үзенчәлекләргә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Бездә башкача, бу бик әйбәт түгел», – диде ул журналистлар белән очрашуда.

Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Президент журналистлар белән очрашты. Журналистларга милли кием кигән төрле милләт халыклары катнашында төшерелгән видео тәкъдим ителде. Аларның һәрберсе «Безнең йортыбыз – Татарстан», дип кабатлый.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100