Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Урман хезмәткәрләре көне турында: Минем өчен бу бәйрәм аеруча якын һәм кадерле
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында урман хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул котлау видеоролигын урнаштырды.
«Бу көн минем өчен аеруча якын һәм кадерле. Минем әти (ТАССР һәм РСФСРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов – Т.и.иск.) бөтен гомерен урман хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлады, миндә табигатькә мәхәббәт һәм әйләнә-тирә дөнья алдында җаваплылык тойгысы тәрбияләде», - диде республика җитәкчесе.
«Барлык урман хезмәткәрләрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Яңа казанышлар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!» - дип тәмамлады Татарстан Рәисе.
Видео: t.me/rustamminnikhanov.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз