Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Ураза гаете бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Ураза гаете бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә, 30 мартта, мөселманнар Рамазан ае буе дәвам иткән уразадан соң Ураза гаетен (Гыйд әл-Фитр) бәйрәм итә. Татарстан мәчетләренә бәйрәм намазын укыр өчен бик күп дин тотучылар җыелачак.
«Барлык мөселманнарны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Диния нәзарәтенә хокук саклау органнары белән берлектә һәм шәхси сак оешмаларын җәлеп итеп, республиканың дини учреждениеләрендә җәмәгать тәртибен саклау һәм гыйбадәт кылу вакытында иминлекне тәэмин итү чараларын күрергә», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Татарстанның шәһәр мәчетләрендә Ураза гаетен бәйрәм итү 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укудан башланып китәчәк. 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре башлана. 7:30 сәгатьтә бәйрәм намазы укыла. Авылларда урнашкан мәчетләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәм намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач үткәрергә киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз