news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Иннополис проектлары Россия цифрлы суверенитетын тәэмин итәргә булыша

Иннополис университеты фән шәһәренең үзәге булып тора. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының 10 еллыгына багышланган тантанада әйтте. Чарада шулай ук РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты профессор-укытучылар составын һәм студентларны 10 еллык юбилей белән котлады, һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын, шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

«Яңа геосәяси чынбарлыкта Россия һәм аның төбәкләрен цифрлаштыру һәм цифрлы суверенитетын тәэмин итү мәсьәләләре аеруча актуальләшә. Иннополис Университетының „Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль программасы чаралары кысаларында гамәлгә ашырыла торган флагман проектлары аларны нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Дмитрий Чернышенко югары уку йортының иң яхшы 14 хезмәткәренә РФ Хөкүмәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

«Иннополисның ил күләмендә уңышлы проект булуын күрсәтүче берничә факт кына китерәм, - диде вице-премьер. - Минем өчен иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе – Иннополиста белем алган дәрәҗә чыгарылыш сыйныф укучыларының эшкә урнашуын 100 процент гарантияли. Университет де-факто мәгариф проектлары булдыру буенча илкүләм үзәккә һәм бөтен цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү үзәгенә әверелде».

Шулай ук югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Анда ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, шулай ук Университетның 2030 елга кадәр эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100