news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Уникаль приборлар төзү фәнни-технологик үзәге директоры Булатов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр Академиясенең Уникаль приборлар төзү фәнни-технологик үзәге директоры Марат Булатов белән очрашты.

Очрашуда инновацион эшләнмәләр, аларны республика икътисадының төрле тармакларында куллану мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай ук Татарстан территориясендә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү, фәнни кадрлар әзерләү һәм фәнгә талантлы яшьләрне җәлеп итү темалары да каралды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100