Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов ун һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә микроавтобуслар бирелүен әйтте

8 июльдә билгеләп үтеләчәк Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Шулай ук бу көнне ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә микроавтобуслар биреләчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде. Аның сүзләрен матбугат хезмәте китерә.
Бәйрәм гаиләле кешеләрнең киң аудиториясенә юнәлтелгән булырга тиеш. Аның төп бурычы – гаиләдә гармония, үзара аңлашу һәм бердәмлек кыйммәтләрен ныгыту, диде Миңнеханов.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, республика районнарында «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре белән «Гаилә атналыгы» проекты башланып киткән.
«Республика дәрәҗәсендә 8 июльдә 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә микроавтобуслар тапшыру тантанасы була. Шулай ук «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале дә узачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү бурычы «Гаилә» илкүләм проектының максатларына туры килә.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау мәсьәләләренең өстенлекле бурыч булуын күп тапкыр ассызыклады.
«Гаиләләргә ярдәм итү – безнең эшнең өстенлекле юнәлеше. Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар дәвамчанлыгын саклый», - диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз