Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Ульяновскидагы иң зур мәчетне ачуда катнашты
Ульяновск өлкәсенә бүгенге эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ләйли-Җамал» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ульяновск шәһәрендәге өч катлы мәчетне төзү эшләре 2018 елда башланган, бина 2023 елның 28 декабрендә файдалануга тапшырылган.
Хәзерге вакытта «Ләйли-Җамал» Ульяновскидагы иң зур мәчет булып тора – ул 1000 намаз укучыга исәпләнгән. Киләчәктә янәшәдә мәдрәсә, Коръәнне өйрәнү үзәге, хәләл кафе һәм никах үзәген үз эченә алган мөселман комплексын төзү планлаштырыла.
Төзелешнең инициаторы һәм заказчысы – «Запад» инвестиция-төзелеш компаниясенең генераль директоры, хәйрияче Наил Әлимов. Мәчет төзелешендә шулай ук коммерция оешмалары, хәйриячеләр һәм Ульяновск өлкәсенең гади халкы актив катнашкан. Мөселманнар биргән иганә акчаларына манаралар төзелгән, гөмбәзләр төзеп бетерелгән, бинаның эчке бизәлеше һәм мәчет территориясен матурлап төзекләндерү эшләре башкарылган.
«Бүген Ульяновск шәһәре һәм барлык мөселманнар өчен зур бәйрәм. Мөселманнар өчен генә дә түгел, биредә бүген безнең белән православие динен тотучы кардәшләребез дә бар. Бу безнең күпмилләтле илебез өчен бик мөһим. Без илебездә рәхәтләнеп яшибез, гөрләп үсеш алабыз һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Сездә шушындый вакыйга булачагы турында миңа коллегам, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских шалтыратып хәбәр итте. Мондый көнне без, әлбәттә, бергә булырга тиеш!» - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © t.me/rustamminnikhanov/
«Төзелеш эшенә ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Губернатор һәм аның командасына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Мәчет өчен яхшы урын бүлеп бирелгән - бу бик мөһим. Минемчә, мондый хуплау Ульяновск өлкәсендә яшәүче барлык кешеләрне бердәм итәр. Күршегез – Татарстан Республикасы – һәрвакыт сезнең белән!» - дип өстәде ул.
Алексей Русских, үз чиратында, «хәзер бу изге урын дин тотучыларның рухилык, белем алу һәм аралашу үзәге булачак» диде.
«Мәчет яңа төзекләндерелгән урында төзелгән. Ул Россия өчен традицион булган кыйммәтләрнең рухи-әхлакый үсешен һәм ныгуын гәүдәләндерә. Алар шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм гаделлеккә өйрәтә», - дип билгеләп үтте губернатор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз