news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Ульяновск өлкәсендә татар мәдәниятен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган

Миңнеханов: Ульяновск өлкәсендә татар мәдәниятен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновскида «Халыклар бердәмлеге йорты» Ислам мәдәни-агарту үзәгендә узган Сабантуйда катнашты. Кунакларны сәламләп, ул татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткән өчен төбәк җитәкчелегенә һәм биредә яшәүчеләргә рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ульяновск өлкәсендә төрле халык вәкилләре үз динен, тел, гореф-гадәт һәм мәдәниятен саклап кала алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Без өлкә җитәкчелегенең никадәр игелекле һәм ярдәмчел булуын күрәбез. Бу төбәкнең чәчәк атуын телим», — диде Миңнеханов.

Үзәкнең үз мәчете бар, волонтерлык оешмалары, балалар мәгариф үзәге, шулай ук ачык һавада «Халыклар бердәмлеге» милли йорт-музее эшли.

Татарстан Республикасы Рәисе татар ишегалдын карап чыкты һәм төбәкнең Татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән танышты.

Өлкә губернаторы Алексей Русских искәртүенчә, төбәктә 100 дән артык халык вәкиле яши. «Татарлар, ә бездә алар 150 меңләп кеше – өлкәдәге төп милләтләрнең берсе, дип әйтер идем. Мин сезгә зур хөрмәт белән карыйм, бәйрәмнәрдә булырга һәм сезгә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышам», – дип билгеләп үтте ул.

Шуннан соң Миңнеханов һәм Русских Ульяновск елга портында булды, анда бүген Казан белән Ульяновск арасында елга пассажирлары ташуга старт бирелеп, Казаннан Татарстан туристлары белән беренче «Метеор-2020» килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100