Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары буенча концепция эшләнә
Татарстан Хөкүмәте республика дәрәҗәсендә педагогларга ярдәм итүнең өстәмә чараларын кертү концепциясен эшли. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Укытучылар йортында совет һәм Россия педагогы, педагогика фәннәре докторы Мирза Мәхмүтов мирасына багышланган педагогик остаханә эшендә белдерде.
«Россия Президенты Владимир Владимирович Путин указга кул куйды, ул беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә педагогларның үзенчәлекле статусын ныгыта. Һәм укытучыларга өстәмә ярдәм чаралары бирелә», - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Укытучылар йортында уза торган беренче масштаблы вакыйга Мирза Мәхмүтовның һөнәри мирасына багышланган, Татарстанда аның йөз еллык юбилеен быел билгеләп үттеләр.
«Аның исеме республикабыз һәм илебез мәгариф тарихына мәңгегә язылып куелган», – дип ассызыклады ул.
ТР Рәисе сүзләренчә, Мәхмүтов төзегән педагогика мәктәбе белем бирү мирасының мөһим өлешенә әверелде, аның нигезендә белем бирү һәм тәрбиянең аерылгысыз булу идеясе ята.
«Яшь буынны – үз иленең язмышына битараф булмаган җаваплы кешене формалаштыру юлын ул нәкъ менә шушы бердәм алымда күргән. Без моны соңгы вакытта аеруча аңлый башладык. Әлбәттә, бу процесста безнең хөрмәтле педагогларыбыз мөһим роль уйный», - дип йомгаклады ул.
Яңартылган Мәгариф хезмәткәрләре йорты сентябрь башында ачылды. Укытучылар йорты педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү буенча уникаль мәйданчык булып тора. 1900 елда төзелгән һәм авария хәлендә булган тарихи бинаны реконструкцияләү 2024 елда башланган иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз