Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Уку елы дәвамында мәгариф учреждениеләренең өзлексез эшен тәэмин итәргә кирәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән министрлыгына, хакимият башлыкларына, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчеләренә, мәктәп директорларына уку елы дәвамында мәгариф учреждениеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, бүген республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар узды. Быел мәктәпләргә 511 меңнән артык бала китте, шуларның 57 меңнән артыгы – беренче сыйныф укучылары.
Ул искәрткәнчә, кичә 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүген алар барысы да укучылар өчен ишекләрен ачты. Якын арада 280 урынга исәпләнгән бер өстәмә корпус төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, тагын 37 мәктәп капиталь ремонтланган. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко республикага эш сәфәренә килде. Без Иннополис Университеты кампусында 3 яңа объект, шулай ук КНИТУ-КАИ студентлары өчен тулай торак ачтык. Югары мәктәп өчен бу бик җитди ярдәм һәм чит шәһәрләрдән килгән студентларның укуын оештыру өчен яхшы мөмкинлек», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз