news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Украинада һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә 2 млн сум түләргә кушты

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Татарстан хәрбиләренең гаиләләре Татарстан Республикасыннан өстәмә матди ярдәм алачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карарны имзалады.

«Документта язылганча, бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион сум тәшкил итә. Ватан өчен бурычын батырларча үтәгән якыннарын югалткан кешеләргә бу өстәмә финанс ярдәме булачак», - дип сөйләде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Моңа кадәр Россия лидеры Владимир Путин Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган барлык хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына законда каралган иминият акчалары һәм бер тапкыр бирелә торган пособие (7 миллион 421 мең сум күләмендә) күчереләчәге турында хәбәр иткән иде. Шулай ук һәлак булучының гаиләсендәге һәр кешегә ай саен акчалата компенсация түләнәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100