news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Уфада Хәбиров белән очрашты

Миңнеханов Уфада Хәбиров белән очрашты
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белән очрашты. Очрашу Уфаның Республика Йортында узды, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы башлыгы сайты.

Очрашуда фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук инновацион проектларны бергәләп тормышка ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Татарстан Башкортстан өчен тугандаш төбәк. «Безнең республикаларның Фәннәр академияләре үзара тыгыз хезмәттәшлек итә. Бездә тикшеренүләр һәм «разработка»ларның охшаш юнәлешләре, уртак эшчәнлекне үстерүнең зур потенциалы бар», – диде Хәбиров һәм бүгенге очрашуның алга таба берләшүгә ярдәм итәчәген әйтте.

Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, ике республиканың фәнни даирәләре, предприятиеләре һәм оешмалары һәрвакыт бер-берсе белән элемтәдә эшләвен билгеләп үтте. «Без бергә күп кенә мәсьәләләрне хәл иттек, шул исәптән тарих, тел һәм мәдәният, тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә. Яңа технологияләрне кертү өчен кооперация элемтәләре төзедек, – диде Рифкать Миңнеханов. – Башкортстан һәм Татарстан, безнең халыклар бердәм. Без һәрвакыт моңа таянабыз».

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Уфага шәһәрләрнең үсешенә һәм цифрлы трансформациясенә багышланган «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» IV Халыкара форумында катнашу өчен килде.

Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президенты итеп 2023 елның 11 июлендә сайланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100