news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Туризм.РФ» генераль директоры белән туризмны үстерү турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директоры Сергей Суханов белән очрашты. Алар киләчәктә хезмәттәшлек, аерым алганда, республиканың биш туристлык кластерын үстерү турында фикер алышты.

Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов республика төбәккә туристлар агымын арттыруга зур игътибар бирә, сәяхәтчеләрне җәлеп итү өчен яңа юнәлешләр эшли, дип сөйләде.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда туристлар агымы 3,5 млн кеше тәшкил итә.

«Хәзер Татарстанда туризмны үстерү өчен территорияләрне җентекләп өйрәнәбез. Төбәкнең мәдәни, тарихи, табигый үзенчәлекләрен, туристлык агымын, тәэмин итүче инфраструктураның булуын, тулаем субъектның үсеш планнарын исәпкә алабыз», - дип уртаклашты Сергей Суханов.

Аның сүзләренчә, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә акча бүлеп бирелә.

Илкүләм проектлар илдә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.

 

Фото: © Татарстан Президенты матбугат хезмәте

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100