Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Туристлар агымын арттыру гына түгел, алар өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим
Туристик агымны арттыру гына түгел, туристлар өчен шартлар, кунакчыллык инфраструктурасы булдыру да мөһим. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78нче утырышында белдерде.
«Бу мәсьәләләрдә системалы эш кирәк. Эчке туризмны үстерү темасы бик мөһим. Сәяхәтчеләр өчен заманча туристик проектлар, санлы сервислар Россиянең бай мирасы белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр ачып кына калмый, төбәкнең социаль-икътисади үсешенә дә ярдәм итә», – диде республика җитәкчесе.
Миңнеханов сүзләре буенча, үзенчәлекле мәдәни һәм табигый объектларны популярлаштыру, заманча инфраструктураны үстерү эчке туризмны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә.
«Хәзер кешеләргә яңа хис-тойгылар кирәк. Россиядә кызыклы урыннар җитәрлек, чит илгә бару мәҗбүри түгел. Һәм безнең илдә сыйфат ягыннан бер дә ким булмаган яхшы инфраструктура булдырылган», – дип билгеләп үтте ул.
ТР Рәисе Россиянең һәр төбәге туристларны лаеклы кабул итә ала, дип ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз