news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Тукай районында Мәңгелек утны кабызу тантанасында катнашты

Миңнеханов Тукай районында Мәңгелек утны кабызу тантанасында катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Яңа бистәсендә Мәңгелек утны кабызу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана Россия Президенты Владимир Путин инициативасы нигезендә «Газпром» гамәлгә ашыра торган «Җиңү утын саклыйбыз» бөтенроссия акциясенең бер өлеше булды.

Проект бөтен илдәге мемориаль комплексларны челтәрле табигый газга тоташтыруга юнәлтелгән. Татарстанда аңа 30 истәлекле объект кушылган.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Тантана Габдулла Тукай исемендәге паркта узды. Биредә шулай ук «Җиңүле май» күргәзмәсе ачылды. Чарада катнашучыларга видеоэлемтә аша РФ энергетика министры Сергей Цивилев һәм төбәк башлыклары мөрәҗәгать итте.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100