news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Җиңү утын саклыйбыз» акциясендә катнашты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Тукай районы Яңа бистәсендә «Җиңү утын саклыйбыз» бөтенроссия акциясендә катнаша. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, тантаналы чара башланыр алдыннан Миңнеханов акциягә мәртәбәле кунак буларак чакырылган ветераннар белән исәнләшкән.

Катнашучыларның берсе, Мәдинә Нуруллина, үзе белән сугыш чорыннан ук сакланып калган фотосурәт алып килгән.

Фото: © Лилия Галимова Телеграм-каналы

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100