news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Туган тел көнен һәм Тукайның 140 еллыгын югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

Миңнеханов Туган тел көнен һәм Тукайның 140 еллыгын югары дәрәҗәдә уздырырга кушты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иртәгә узачак Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушам», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Моңа кадәр ул бүген туган тел көне һәм классикның юбилеен шагыйрьнең туган җире Кырлайда, ә иртәгә Казанда билгеләп үтәчәкләрен искәртте.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе якынлашып килүче Яз һәм хезмәт көненә игътибар итте. «Киләсе атнада 1 майда Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Һәм, әлбәттә, быелның хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүен исәпкә алып, барыннан да элек республика үсешенә ныклы нигез салган ветераннарыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», – диде ул.

«Традицияләрне сакларга кирәк, тормыш нигезе – хезмәт, шуңа күрә бу бәйрәмне үткәрәбез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot