Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Туган тел бәйрәме кунакларын җылы фотолар белән сөендерде
Татарстанда Туган тел көнен бәйрәм итүдә Рөстәм Миңнеханов фотосессияләрдә иң актив катнашучы булып чыкты. Бу көнне иң күп селфины нәкъ менә республика лидеры ясаган. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә.

Фото: © Лилия Галимова Телеграм-каналы
«Туган тел көнен бәйрәм итүдә иң күп селфины Рөстәм Нургалиевич ясаган», – дип язган Галимова.
Миңнехановның бер кыз белән фотосы тәэсирле сурәтләрнең берсе булды, ул шулай ук матбугат хезмәте җитәкчесе җыелмасына эләккән.
Искәртик, 26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм соңгы елларда аеруча зур әһәмияткә ия. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев халыкның туган телен үстерүгә зур өлеш кертте, ә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның хакимияткә килүе республиканың тел сәясәтендә яңа этап билгесе булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз