Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Туган ил - Россия көче» форумын Казанда югары дәрәҗәдә уздырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туган ил - Россия көче» форумының төбәк көнен Казанда югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Оештыру комитетына чараны иң югары дәрәҗәдә уздыруны йөклим», - диде Миңнеханов.
Чара Казанда 29-30 гыйнвар көннәрендә узачак. Форумда катнашучылар шәһәрләрдә һәм бистәләрдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегияләр турында фикер алышырга планлаштыра.
Форум эшендә муниципаль җәмәгатьчелекнең 460 вәкиле, федераль проект командасы әгъзалары, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 220 делегат катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз