Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Түбән Камада суыткыч җайланмалар җитештерүче яңа завод ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре барышында ритейл һәм җәмәгать туклануы өчен суыткыч җайланмалар җитештерүче яңа «Совитал» заводын ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Заводны ачу тантанасында шулай ук РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов катнашты, диделәр матбугат хезмәтендә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру Россия базарын суыткыч җиһазлар белән тәэмин итүгә һәм чит ил җитештерүчеләреннән бәйлелекне киметүгә юнәлтелгән.
«Завод кыска вакыт аралыгында төзелде һәм илебезнең технологик лидерлыгына һәм сәнәгать тотрыклылыгына зур өлеш кертте. Инвестицияләр күләме 1 млрд сумга якын тәшкил итте. Завод елына 50 мең эшләнмә җитештерергә тиеш. Җитештерү куәтен елына 100 мең эшләнмәгә кадәр җиткерергә планлаштырыла. 119 эш урыны булдырылды, алар киләчәктә 200гә кадәр артачак», – дип бәяләде Татарстан Республикасы Рәисе предприятиенең потенциалын.
Ул шулай ук инициатива Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәме белән тормышка ашырылды, дип искәртте. Фондның ярдәме (флагман программасы буенча ташламалы бурыч рәвешендә 295 млн сум) заманча технологик җиһазлар сатып алырга һәм җитештерүне оператив рәвештә башлаә җибәрергә мөмкинлек биргән.
Завод «Түбән Кама» сәнәгать паркының 16нчы резиденты булды. «Бүгенге көндә мәйданчыкта 16 компания эшли, 425 эш урыны булдырылган. Алга таба үсеш өчен яхшы потенциал бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз