Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Түбән Камада Сөембикә урамындагы төзекләндерелгән ишегалдында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре вакытында Сөембикә урамындагы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонтланган 9, 11 һәм 13 нче йортлар ишегалдында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ремонттан соң ишегалды 1,7 мең кешегә ял итү өчен заманча киңлеккә әверелгән. Монда юллар яңартылган, тышкы яктырту баганалары һәм яңа эскәмияләр урнаштырылган, велопарковкалар һәм җәяүлеләр өчен уңайлы юллар ясалган.
Ишегалдында шулай ук заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары, күп функцияле зоналар барлыкка килгән.
Миңнеханов яңартылган территорияне карап чыккан һәм җирле халык белән аралашкан.
Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Түбән Кама районында барлыгы 55 ишегалды төзекләндереләчәк. Аларның 47се Түбән Камада, дүртесе Кама Аланында һәм тагын дүртесе район авылларында урнашкан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз