news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Түбән Камада нефть эшкәртү комплексында өч яңа җайланма эшләтеп җибәрде

Миңнеханов Түбән Камада нефть эшкәртү комплексында өч яңа җайланма эшләтеп җибәрде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Түбән Камага эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»ның өч яңа җайланмасын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Алар – азот станциясе, пар яки газларны сыек абсорбент белән чистарту (аминлы чистарту) һәм әче агынтыларны парга әйләндерү катнаш җайланмасы, 4нче су блогы.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, яңа объектларны эшләтеп җибәрү технологик процессларның нәтиҗәлелеген, җитештерүнең экологик чисталыгын һәм алынган нефть продуктларының сыйфатын тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Азот станциясе контроль-үлчәү приборларын һава белән, яңа гамәлгә кертелә торган җитештерү объектларын азот һәм технологик һава белән тәэмин итә. Аның эш принцибы атмосфера һавасын алдан кысуга, чистартуга һәм түбән температуралы ректификация ярдәмендә алга таба аны бүлүгә нигезләнгән.

Пар яки газларны сыек абсорбент белән чистарту һәм әче агынтыларны парга әйләндерү катнаш җайланмасы — табигать саклау объекты, ул күкертле водородның яки аның яну продуктларының һавага эләгүен кисәтә.

Яңа су блогы яңа кертелә торган технологик җайланмаларны суытылган әйләнешле су белән тәэмин итә. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә аңлаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100