Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Түбән Камада БПЛА һөҗүме зыян китергән йортта яшәгән кешеләр белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында, кичә пилотсыз очучы аппарат һөҗүм итү нәтиҗәсендә зыян килгән күпфатирлы йортны карады һәм хәзерге вакытта вакытлыча урнаштыру пунктында булган кешеләр белән аралашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йортны карап чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляевка һәм Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзутуллинга тиз арада җимерелгән конструкцияләрне сүтү һәм яңадан төзекләндерү эшләрен башкаруны оештырырга, шулай ук бөтен бинага капиталь ремонт үткәрүне тәэмин итәргә кушты.
Хәзерге вакытта зыян килгән йортта берәү дә юк. Анда яшәгән кешеләр «Шифалы» шифаханәсе базасында оештырылган вакытлыча урнаштыру пунктында. Бүген анда 31 кеше бар. Рөстәм Миңнеханов алар белән шифаханәдәге яшәү өчен шартлар турында сорашты. Эвакуацияләнгән кешеләр барысы да вакытлыча урнаштыру урынында барлык кирәкле нәрсәләр дә булуы турында сөйләде.
Моннан тыш, Татарстан Рәисенә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә җибәрелгән дүрт кешесенең хәле турында хәбәр иттеләр. Аларның һәрберсенә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, гомерләренә куркыныч янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз