news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Түбән Камада биш яшьлек кыз һәлак булган йортны карады

Миңнеханов Түбән Камада биш яшьлек кыз һәлак булган йортны карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында биш яшьлек бала һәлак булган торак йортны карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Нәкъ менә шушы объектта биш яшьлек кыз фаҗигале рәвештә һәлак булды», – дип белдерә Галимова.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Зыян килгән йортта яшәүчеләрне вакытлыча яшәү үзәгенә урнаштырганнар. Рөстәм Миңнеханов алар белән аралашты. Ул җирле хакимиятләргә ватылган тәрәзәләрне тиз арада яңаларына алыштырырга кушты.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе үзәктә яшәү шартлары, шул исәптән туклануның ничек оештырылуы белән танышты.

Йортта яшәүчеләр Рөстәм Миңнехановка өйләренә мөмкин кадәр тизрәк кайтырга теләүләрен белдерде. Аларга барлык тикшерү эшләре бүген кичкә тәмамланачак, ә фаҗига нәтиҗәләре – беренчел рәвештә бетереләчәк, дип вәгъдә иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot