Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» хезмәткәрләрен бүләкләде
Түбән Каманың Нефтехимиклар паркында, Химиклар көненә һәм СИБУР компаниясенең 30 еллыгына багышланган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Бүген, Химиклар көне алдыннан, без Россия нефть химиясенең флагманы булган СИБУР компаниясенә нигез салынуның 30 еллыгын бәйрәм итәбез. Без зур компаниянең юбилеен гына бәйрәм итеп калмыйча, сәнәгать үсешенең, технологик казанышларның һәм уртак үсешнең тулы бер дәверен хөрмәтлибез. СИБУР – безнең ышанычлы партнер. Компаниянең безнең төп предприятиеләр: «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» үсешенә керткән өлешен, Россиядә иң зур ЭП-600 олефин комплексы проектын үз эченә алган масштаблы инвестицион программаны гамәлгә ашыруын, шулай ук социаль үсешне тәэмин итүне һәм республиканың кадрлар потенциалына ярдәм итүен югары бәялибез», – диде бүләкләү тантанасы алдыннан Рөстәм Миңнеханов.
Ул Нефтехимиклар паркындагы сәхнәдә мактаулы бүләкләр тапшырды. Әлеге парк – шәһәрдә бәйрәм өчен иң зур мәйданчык. Монда Dabro төркеме чыгыш ясады, озакламый танылган җырчы Shaman чыгачак.
«Мондый тантаналы көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алу бик күңелле. Бу безнең предприятиенең бөтен коллективы эшенә югары бәя, без нәтиҗәләргә зур командабыз белән ирештек», – диде ЭП-600 заводы директоры Ленар Нәгыймуллин.
Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен Нефтехимиклар паркында зур бәйрәм программасы әзерләнгән. Концерттан тыш, урамда уза торган башка активлыклар һәм чаралар оештырылган.
«Түбән Кама нефтехим» хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов дәвәм итте.
«Туган җирем Татарстанның СИБУР кебек зур оешма өчен төп партнерларның берсе булуы куандыра. Ул хәзер безнең илдә нефть химиясе тармагында флагман гына түгел, ә фән һәм мәгариф үсешендә драйвер да булып тора. сезнең казанышлар – бизнес һәм фәннең киләчәк өчен нигез салып, гармонияле эшли алуына ачык мисал», – дип котлады Гатиятов компанияне юбилее белән.
Ул искәрткәнчә, бүген Түбән Камада СИБУРИНТЕХ-НК яңа уку үзәге дә ачылды, анда илнең нефть химиясе тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз