news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Ту-214 самолетының «Мин күкне сайлыйм» репетициясендә катнашуына игътибар итте

Бүген Казан күгендә «Мин күкне сайлыйм» авиашоу репетициясендә Казан вертолет заводында җитештерелә торган Ту-214 пассажир авиалайнеры катнашты. Моңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игътибар итте.

«Казан күгендә «Мин күкне сайлыйм» авиашоу репетициясе уза. Казан Кремле тәрәзәсеннән күренеш. Самолетны таныдыгызмы? Безнең Ту-214!» - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында һәм видео урнаштырган.

Республика җитәкчесе шулай ук Казан халкын һәм кунакларын шимбә көнне, 1 августта, авиация бәйрәменә килергә чакырды. «Бу шимбә көнне «Казан» гаилә үзәге янында авиация бәйрәме узачак. Кунаклар өчен иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, авиашоу, төрле күргәзмәләр һәм кызыклы балалар программасы тәкъдим ителәчәк! Килегез, шәп булачак!» - дип язган ул.

«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак, ул авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне тармакка җәлеп итүгә һәм инженер-техник һөнәрләргә кызыксынуны арттыруга багышланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot