Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Ту-214 самолетларын серияле чыгару турында: Елына 20 самолет җитештерәчәкбез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында елына 20 данә Ту-214 самолетын чыгару планнарына аңлатма бирде.
«Мондый зур җитештерү күләменә ирешү өчен агрегатлар җыю, логистика үзәкләрен һәм механик эшкәртү заводын төзергә кирәк иде. Бу эшләрнең барысы да тиздән тәмамланачак. Хәзер станоклар урнаштырабыз, белгечләрне әзерлибез. Ничек кенә булмасын, без елына 20 самолет төзү максатына ирешәчәкбез», – дип белдерде Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, авиация тармагы – бик катлаулы һәм күп вакыт таләп итүче өлкә. Советлар Союзы вакытында илебез самолетлар белән үз-үзен генә түгел, ә дөньяның зур өлешен тәэмин иткән. Татарстан Рәисе бүгенге көндә әлеге өстенлекләрнең югалуын искәртте.
Россиядә пассажир самолетлары өчен ПД-8 двигателе булдырыла, ватан авионикасы үсеш ала, әмма барлык эшне бер көндә генә башкарып булмый, дип ассызыклады Миңнеханов.
«Бу эшнең акрын баруына үзем дә бик канәгать түгел. Ләкин без кулдан килгәнчә барысын да эшлибез», – дип ышандырды Татарстан Рәисе Казан авиация заводында Ту-214 самолетларын серияле чыгару турында сөйләгәндә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, чит илләргә бәйле булмас өчен, Россиядә самолет һәм вертолетлар төзү тармагын үстерергә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин да нәкъ менә шундый бурыч куя, дип өстәде Татарстан лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз